Бу сезонда шәһәрдә барлыгы 32 су конструкциясе эшләячәк
Фото: Денис Гордийко
Тиздән эшчеләр, фонтаннарны ачып, барлык җиһазларга ревизия үткәрәчәк. Шуннан соң фонтаннарны юачаклар, чистартачаклар, кирәк булганда, касәләрен буяп, су белән тутырачаклар, дип хәбәр итә Казанның тышкы төзекләндерү комитеты.
Узган ел Петров паркында һәм Дан скверында фонтаннар ремонтланган, шулай ук Балыкчы бакчасындагы тарихи фонтан торгызылган. Алар, авария хәлендә булу сәбәпле, озак вакыт эшләмәгәннәр.
Фонтаннарны кышкы чорга сентябрьдә әзерлиләр. Исегезгә төшерәбез, узган ел, кискен салкынайту нәтиҗәсендә, корылмаларны консервацияләү гадәттәгедән иртәрәк башланды, чөнки түбән температурада җиһазларга зыян килергә мөмкин.