Светофорларда 77 мәгълүмат секциясе урнаштырылган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июнь). Май аенда Казанда 26 светофорда 77 мәгълүмат секциясе урнаштырылган. Алар машина йөртүчеләргә борылышларда җәяүлеләргә чыгу рөхсәт ителүе турында хәбәр итәләр, дип аңлаттылар шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитетында.
Кисәтүче күрсәткечләрне Завойский һәм Габишев, Гадел Кутуй һәм Сахаров, Арбузов һәм Журналистлар, Магистраль һәм Кулагин урамнары киселешендә һәм башка урыннарда күрергә мөмкин.
Шулай ук бер ай эчендә «Юл хәрәкәте идарәсенең автоматлаштырылган системасы» муниципаль казна учреждениесе хезмәткәрләре реклама белдерүләреннән 12 мең 945 юл билгесен чистарттылар, 111 юл контролеры шкафын буядылар.