В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика халкы 1 нче майдан 3 нче майга кадәр һәм 7 нче майдан 10 нчы майга кадәр ял итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 1 Май (Яз һәм Хезмәт бәйрәме) һәм 9 Май (Җиңү көне) эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көне бәйрәмнән соң икенче көнгә күчерелә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. Шулай итеп, быел 1 Май якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көне 2 нче майга – дүшәмбе көнгә күчерелә.
Шулай ук, ТР Президенты Указы нигезендә, 2 нче май Ураза гаете көне буларак билгеләнде. Әмма ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми.
РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 2022 елда түбәндәге ял көннәре күчерелә: 1 нче гыйнвар шимбәсеннән 3 нче май сишәмбесенә, 2 нче гыйнвар якшәмбесеннән 10 нчы май сишәмбесенә. Шулай итеп, 1 нче майдан 3 нче майга кадәр һәм 7 нче майдан 10 нчы майга кадәр ял көннәре булачак.