Республика халкы 1 нче, 8 нче һәм 9 нчы майда ял итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 нчы май – Җиңү көне – эшләми торган бәйрәм көннәре булып тора.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 8 нче май шулай ук ял көне булачак. Бу ял көнен 8 нче гыйнвар якшәмбесеннән 8 нче май дүшәмбесенә күчерү белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, быел биш көнлек эш атнасында барлыгы – 244 эш көне, ә ял көннәре – 121 көн, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне булачак.