Мондый хокуктан бер озата баручы да файдалана ала.
Фото: Денис Гордийко
Югары комфортлы вагоннарда йөргән өчен өстәмә түләү дә алынмаячак. Үзе белән ташламалар алу хокукын раслаучы документ булырга тиеш, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, әгәр алар ташламадан баш тартмаса һәм акчалата компенсацияне сайламасалар, ел дәвамында шәһәр яны поездларыннан билетлар сатып алмыйча гына файдалана алалар. Май аенда бушлай йөрү хокукы барлык ветераннарга, шул исәптән моңа кадәр баш тарткан кешеләргә дә бирелә.