В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Икенчел чимал җыю буенча киләсе акция 30-нчы июньдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Май аенда казанлылар икенчел чималны кабул итү мобиль пунктына 965 кг пыяла, 776 кг макулатура, 236 кг каты пластик һәм башка калдыкларны тапшырдылар. Моннан тыш, шәһәр халкы хәйрия максатларына 450 килограммнан артык кием алып килгән.
Мобиль пункт эше нәтиҗәсендә шулай ук 142 кг йомшак пластик, 68 кг тетрапак, 65 кг металл, 50 кг текстиль, 15 литрлы контейнерларда батарейкалар һәм «Волшебные крышечки» проекты өчен 38 кг капкач эшкәртүгә җибәрелгән.
Икенчел чимал җыю буенча киләсе акция 30-нчы июньдә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Җиңү Проспекты, 141-нче йорт, дип хәбәр итә оештыручылар.