В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Нәтиҗәдә Александр Волковның «Волшебник» повесте мотивлары буенча пластик спектакль эскизы куелачак.
Фото: Денис Гордийко
Проектта Казан яшь тамашачы театры, «Пирамида» үзәгенең «Ихлас» менталь һәм иҗади үсеш студиясе, «Игелекле Казан» карамагындагы инклюзив иҗади лаборатория катнашучылары катнаша. Шулай ук 50 волонтер катнашачак, шуларның 25 е – физик яки психик сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар.
Импровизация һәм динамик композицияне режиссер Наталья Попова һәм ассистентлар Елена Попова һәм Анастасия Пингачева тәкъдим итәчәк. Казан яшь тамашачы театрының режиссер-педагогы, «Создавая театр» лабораториясенең сәнгать җитәкчесе Дарья Гуськова куелыш эскизының режиссеры һәм проектның кураторы булып тора.
Программага шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне социомәдәни тернәкләндерү проблемаларын тикшерү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре, «Круг» социаль-иҗади реабилитациянең структур бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Попованың лекцияләре кертелгән. Лекцияне ата-аналар, педагоглар һәм тамашачылар тыңлый ала. Теләге булганнар өчен дәресләрне онлайн трансляцияләү оештырыла.
«Хәрәкәт театрында пластик-когнитив стиль» инклюзив театр лабораториясе Мәскәүдән «Круг» интеграцияләнгән театр студиясе белән берлектә узачак. Чара Казан яшь тамашачы театрының СИБУР компаниясенең «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасының грант конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә оештырылган. Бу вакыйгага теркәлү соңрак ачылачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.