Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2023, 15:25

Май аенда Казан яшь тамашачы театры инклюзив лаборатория оештыра

Нәтиҗәдә Александр Волковның «Волшебник» повесте мотивлары буенча пластик спектакль эскизы куелачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы апрель). 1 нче майдан 7 нче майга кадәр Казан яшь тамашачы театрында «Хәрәкәт театрында пластик-когнитив стиль» инклюзив театр лабораториясе ачылачак. Нәтиҗәдә Александр Волковның «Волшебник» повесте мотивлары буенча пластик спектакль эскизы күрсәтеләчәк.

Проектта Казан яшь тамашачы театры, «Пирамида» үзәгенең «Ихлас» менталь һәм иҗади үсеш студиясе, «Игелекле Казан» карамагындагы инклюзив иҗади лаборатория катнашучылары катнаша. Шулай ук 50 волонтер катнашачак, шуларның 25 е – физик яки психик сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар.

Импровизация һәм динамик композицияне режиссер Наталья Попова һәм ассистентлар Елена Попова һәм Анастасия Пингачева тәкъдим итәчәк. Казан яшь тамашачы театрының режиссер-педагогы, «Создавая театр» лабораториясенең сәнгать җитәкчесе Дарья Гуськова куелыш эскизының режиссеры һәм проектның кураторы булып тора.

Программага шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне социомәдәни тернәкләндерү проблемаларын тикшерү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре, «Круг» социаль-иҗади реабилитациянең структур бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Попованың лекцияләре кертелгән. Лекцияне ата-аналар, педагоглар һәм тамашачылар тыңлый ала. Теләге булганнар өчен дәресләрне онлайн трансляцияләү оештырыла.

«Хәрәкәт театрында пластик-когнитив стиль» инклюзив театр лабораториясе Мәскәүдән «Круг» интеграцияләнгән театр студиясе белән берлектә узачак. Чара Казан яшь тамашачы театрының СИБУР компаниясенең «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасының грант конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә оештырылган. Бу вакыйгага теркәлү соңрак ачылачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар