Өстәмә транспорт 9 нчы һәм 14 нче майга, 22 нче июньгә билгеләнгән
Фото: Денис Гордийко
«Җиңү Проспекты – Самосырово зираты» маршруты буенча 201с номерлы 10 автобус йөреячәк.
Шул ук санда 202с номерлы автобуслар «Чехов базары – Самосырово зираты» маршрутына билгеләнгән.
Дәрвишләр торак массивында яшәүчеләр өчен «Дәрвишләр торак массивы – Дәрвишләр торак массивы зираты» маршруты буенча 204с номерлы бер автобус әзерләнгән.
205с номерлы тагын бер автобус «Тимерьюлчылар мәдәният йорты – Юдино зираты» маршруты буенча йөреячәк.
Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексыннан Сухая река торак массивындагы зиратка кадәр 206с номерлы автобуста барып җитәргә мөмкин булачак, алар маршрутка алты берәмлек чыга.
207с номерлы бер автобус «Самосырово зираты – «Курган» зираты» маршруты өчен әзерләнгән.
«Гаврилов урамы – Сухая река торак массивындагы зират» маршруты буенча 208с номерлы сигез автобус йөреячәк.
Вахитов мәйданыннан Татар зиратына кадәр 209с номерлы автобуста барып җитәргә мөмкин.
210 нчы номерлы бер автобус «Самосырово зираты – Мөселман зираты» маршрутына билгеләнгән.
Ике автобус 84 нче – «Халитов урамы – Киндерле зираты – Чабакса торак массивы» маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
Казан Башкарма комитетының транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, 2, 23, 37а, 46, 56, 71, 72 нче автобуслар һәм 2, 3, 5, 7 нче троллейбуслар бу көннәрдә эш графигы буенча йөреячәк.