Экспозиция кунакларын татар ашлары, гореф-гадәтләре һәм Татарстан башкаласының истәлекле урыннары белән таныштырачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Казан Мадридта 23-27 гыйнварда уза торган "Fitur-2019" туристик күргәзмәсендә катнаша.
Күргәзмә ачылган көнне Туризм үсеше комитеты вәкилләре шәһәр презентациясен үткәрделәр, катнашучыларга Татарстан башкаласының туристик потенциалын тәкъдим иттеләр. Казан күргәзмәдә беренче тапкыр гына катнашмый, ул быел "Visit Russia" туристик офисы стендында күрсәтелә һәм шәһәрнең туризм индустриясенең берничә компаниясеннән гыйбарәт.
Күргәзмә кунаклары биш көн дәвамында татар милли ризыгы чәк-чәк, чәй һәм башка продукция белән сыйлана алачак, дип хәбәр итә Туризм үсеше комитеты.