Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.02.2020, 10:00

«Россия чаңгы юллары»нда 21,5 меңнән артык казанлы катнашты

Иң өлкән яшьтәге катнашучы 84 яшьлек Мария Евдокимова, иң яшь чаңгычы - 3 яшьлек Ярослав Климин булды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль, Алинә Бережная). Казанда «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм ярышларында 21 мең 568 кеше катнашты. Иң өлкән яшьтәге катнашучы 84 яшьлек Мария Евдокимова, иң яшь чаңгычы - 3 яшьлек Ярослав Климин булды. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде.

Ярышлар дүрт мәйданчыкта оештырылган иде. Быел «Россия чаңгы юллары» ярышына төп старт Юдино бистәсенең «Локомотив» стадионында бирелде, анда 8035 чаңгы узышын яратучы килде. Горки-Әмәт урманында 3940 кеше чаңгыга чыкты. Яңа Савин районында, Гаврилов урамы буенча, Казансу елгасы ярында, массакүләм чаңгы ярышына 4461 кеше кушылды. Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта стартка 5132 чаңгычы чыкты.

Быел дистанцияне узу вакытын исәпләүнең төгәллеге өчен яңа технологияләр кулланылды, ә бөтен чаңгы юлының өслеге, «Локомотив» стадионын реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында сатып алынган ратракны кулланып, профессиональ юл белән ябылды.

А.Салихов билгеләп үткәнчә, шәһәрлеләр бөтенроссия узышында актив катнаштылар. «Учреждениеләрдән, оешмалардан һәм предприятиеләрдән теркәлүчеләрдән тыш, чаңгы спортын яратучылар да күп иде, алар стартларда катнашу өчен мөстәкыйль теркәлде», – диде спикер һәм 3-7-нче февральдә шәһәрдә мандат комиссиясе эшләвен искә төшерде.

600-дән артык спортчы 5, 15 һәм 30 чакрымга узышта катнашты. А.Салихов ассызыклаганча, 30 чакрым дистанциядә кискен көрәш барды. Нәтиҗәдә, бу ярышта ир-атлар арасында беренче урынны Алмаз Таипов яулады. Хатын-кызлар арасында 30 чакрым араны Алена Мельникова барысыннан да тизрәк узды. «Чаңгы программасына, узган еллардагы кебек үк, шәһәр халкының барлык яшь категорияләре арасында ГТО комплексы нормативларын үтәү буенча чаңгы ярышы кертелде», – дип сөйләде А.Салихов.

Шулай ук үз узышлары кысаларында спортчылар йөз метрлы дистанциядә ярыша алдылар, җиңүчеләр махсус призлар алдылар. «Финиш суперйөзлеге» ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Вип-йөгерештә Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин финиш суперйөзлеген барысыннан да тизрәк узды.

Стартлардан тыш, «Россия чаңгы юллары»нда призлар уйнату, иҗат коллективлары чыгышлары һәм башка күңел ачу чаралары оештырылды.

Бүгенге эшлекле дүшәмбене үткәргән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин чаңгы марафонында катнашучыларның күп булуы казанлыларның спорт белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйли, дип билгеләп үтте. «Чаңгы спортын яратучылар саны, бигрәк тә алар арасында «алтын яшь»тәге катнашучыларның булуы куандыра. Бу безнең барыбыз өчен дә чын үрнәк», - диде Д.Калинкин. Ул шулай ук спортчыларның чаңгы әзерлегенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. «Сыйфатлы җиһазларны куллану «Локомотив» стадионын комплекслы реконструкцияләү нәтиҗәсендә мөмкин булды, ул бүген чаңгычыларны әзерләүнең заманча үзәгенә әверелде, шуңа күрә Казан чаңгы юлында катнашучылар арасында киләчәктә эре халыкара ярышларда җиңүчеләр дә булуы мөмкин», – дип йомгаклады Д.Калинкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.02.2020
Видеорепортаж
10.02.2020 09:03
«Россия чаңгы юллары»нда 21,5 меңнән артык казанлы катнашты
Барлык яңалыклар