В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Музыкаль бәйрәмнең хедлайнеры Екатеринбургтан LOVANDA төркеме булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). 2-нче июль көнне Лядской бакчасында джаз кичәсе узачак. Казанлылар җанлы музыка атмосферасына чума алачак.
Кунаклар алдында «Кейптаун» джаз-коллективы, Карина Җиһаншина һәм Андрей Руденко, шулай ук Мария Аксенова триосы чыгыш ясаячак. Кичәнең хедлайнеры Екатеринбургтан LOVANDA төркеме булачак. Дуэт үзенең иҗади юлын битлар язудан башлап җибәргән, тавыш белән күп экспериментлаган, ә хәзер төркем поп һәм фанк уйный.
Чара 18:00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.