Яңа киңлектә 40-50 нче еллар тимер юлчыларының йорт интерерын торгызганнар
Юдино бистәсенең локомотив депосы бинасында хезмәт һәм сугышчан дан музее ачылды. Яңа киңлектә шәһәр халкы тимер юлның тарихы һәм аның бүген ничек үсүе турында белә ала.
Элек музей бинасы ашханә булган, капиталь ремонттан соң анда өч зал җиһазландырылган, аларның һәркайсы аерым блокка – тимер юл станциясенә, төбәк тарихына һәм Бөек Ватан сугышына багышланган.
Коллекциядә 14,5 меңнән артык экспонат бар, алар барысы да тимер юл транспорты үсешенең төрле чорларына карый. Килүчеләр рельс һәм слесарь кораллары үрнәкләрен, локомотивларның масштаблы модельләрен, бу өлкәдәге хезмәткәрләрнең шәхси әйберләрен, тимер юл формасын, станция кыңгыравын, симофорларны һәм архив фотосурәтләрен күрә ала. Шулай ук музейда 40-50 нче еллар тимер юлчыларының көнкүрешен, юл хуҗалыгы хезмәткәрләре почмагын һәм депо башлыгы кабинетын чагылдырган йорт интерьерын торгызганнар.
Күргәзмәгә керү бушлай. Музей алдан язылу буенча эшли. Түбәндәге телефон номерлары буенча язылырга мөмкин: +7(960)036-60-20; +7(906)114-83-85, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының администрациясендә.