Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.02.2021, 16:37

Казанның Идел буе районының 78 номерлы лицеенда батырлык дәресе узды

Дәресне «Казан» атом су асты көймәсе командиры Александр Бекетов үткәрде.

Фото: Казан Мәгариф идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль, Алинә Бережная). Бүген Казанның Идел буе районындагы 78-нче номерлы лицей укучылары өчен батырлык дәресен 1-нче ранг капитаны, «Казан» атом су асты көймәсе командиры Александр Бекетов үткәрде. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.

Александр Бекетовның нәкъ менә 78-нче номерлы лицейда булуы очраклы түгел – мәктәптә диңгез кадетлары сыйныфлары булдырылган, аларда төп белем белән беррәттән балаларны алга таба хәрби-диңгез һәм дәүләт хезмәтен күздә тотучы махсус программа буенча укыталар.

Дәрес башланыр алдыннан Александр Бекетов өчен мәктәп музее буйлап экскурсия үткәрелде, анда су асты дөньясы белән бәйле экспонатлар – океан атласлары, кирәк-яраклар һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителгән. Капитан үзенең визиты истәлегенә автографны музей ишегендә калдырды.

Батырлык дәресендә чакырылган кунак К-561 «Казан» су асты ракета крейсеры турында видеоролик күрсәтте, ул шулай ук хезмәтнең нечкәлекләре турында сөйләде һәм ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайлавын аңлатты. Хәрби хезмәтне А.Бекетов 671 РТМК проектының су асты көймәләрендә төркем командиры вазифасыннан башлый. Икенче, өченче һәм дүртенче буын корабльләрендә хезмәт үтә.

«Профессия мине тапты, мин аны түгел. Минем балачак хәрби гарнизонда узды, әти офицер иде һәм мин аның хезмәтен күрдем, шуңа күрә мин үз тормышымны диңгез белән бәйләргә карар кылдым», – дип сөйләде балаларга Александр Бекетов. Дәрес ахырында ул укучыларга кадет нашивкаларын тапшырды.

Александр Анатольевич Бекетов – 1-нче ранг капитаны, «Казан» К-561 атом су асты ракета крейсеры командиры. Бу 4-нче буын канатлы ракеталар белән күпмаксатлы Россия атом су асты көймәсе, 885М «Ясень-М» проектының икенче корабы һәм Татарстан башкаласы хөрмәтенә аталган икенче атом су асты көймәсе. Крейсер Төньяк флот составына керә.

Барлык яңалыклар