Балалар өчен күнекмәләрне җиңел атлетика буенча Россия спорт мастеры, ил беренчелекләренең һәм чемпионатларының күп тапкырлар призеры Акмал Ишов уздыра
Фото: Мәгариф идарәсе
Күнекмәләрне Акмал Ишов үткәрә, ул – җиңел атлетика буенча Россия спорт мастеры, 3 мең һәм 10 мең метрга йөгерүдә ил беренчелегенең көмеш призеры, 4 мең метрга йөгерүдә РФ беренчелегенең бронза призеры, җиңел атлетика кроссының катнаш эстафетасында РФ чемпионатларының бронза һәм көмеш медальләре иясе.
Күнекмәләр атнага өч тапкыр швед стенкалары, велотренажерлар һәм йөзәргә өйрәтү өчен кирәкле спорт инвентарьлары белән җиһазландырылган залда уза, дип хәбәр итә ТР башкаласының мәгариф идарәсе.