Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2019, 15:01

Казанның Яңа Савин районындагы 177 номерлы лицейда WorldSkills дәресе узды

Якынлашып килүче эшче һөнәрләр чемпионатының кыйммәтләре, аның тарихы турында WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи сөйләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март, Алинә Бережная). Бүген Казанның Яңа Савин районының Мусин урамы, 17 адресы буенча урнашкан 177-нче номерлы лицеенда WorldSkills дәресе узды. Дәресне WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи үткәрде. Ул укучыларга эшче һөнәрләр чемпионаты тарихы, аның кыйммәтләре һәм Казан өчен агымдагы елның август аенда узачак дөнья күләмендәге ярышларны кабул итүнең әһәмияте турында сөйләде.

Дәрес башланыр алдыннан 177-нче лицей директоры Илдар Имамов Дэвид Хоуи өчен кабинетлар буенча экскурсия уздырды. Шулай итеп, йолдызлы кунак лицейда хезмәт һәм технология дәресләренең ничек узуын, кызларның тортны мастика белән бизәргә өйрәнүен һәм кисү, тегү белән шөгыльләнүен, ә малайларның агач остасы һәм слесарь остаханәләрендә агач эшкәртү күнекмәләрен үзләштерүен һәм заклепкалы тоташмалар ясавын күрде. И. Имамов сөйләгәнчә, лицейда уку программасы уку барышында балалар эшче белгечлекләр белән таныша алуын уйлап төзелгән. "Без укучыларыбызга һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирәбез. Балалар кечкенәдән нәрсә белән шөгыльләнергә теләүләрен белергә тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә безнең укучылар белем бирү процессында WorldSkills хәрәкәтенең күп кенә компетенцияләренең база белемнәре белән таныша”, - дип сөйләде 177-нче лицей директоры.

Уку йортын лаеклы рәвештә киләчәк мәктәбе дип атарга мөмкин. Биредә укуга гына түгел, лицейчыларның һәрьяклап үсешенә дә игътибар бирелә. Дэвид Хоуи лицейда Бөек Ватан сугышы һәм мәгълүмати технологияләр музейлары булдыруны югары бәяләде. Сүз уңаеннан, музейлар булдыруда балалар үзләре дә актив катнашты. “ Киләчәк һөнәрләрен үзләштерер алдыннан башта мәгълүмати технологияләр нигезләрен үзләштерергә кирәк дип саныйбыз, шуңа күрә безнең музейда укучылар беренче кесә телефоннары, компьютерлар һәм башка техника белән танышалар", - дип сөйләде Дэвид Хоуига 177-нче лицей директоры урынбасары Нурия Гаязова.

Йолдызлы кунакның килүе лицей тарихына мәңгегә кереп калачак – экскурсия барышында Дэвид Хоуи “Квартал" мәктәп телевидениесе студиясендә булды, анда яшь журналист - 11 сыйныф укучысы Валерия Кузнецовага интервью бирде. Кыз Дэвид Хоуидан WorldSkills хәрәкәтен үстерүдә Россиянең роле турында кызыксынды. "Минем өчен WorldSkills хәрәкәтенең мәктәпләрдә ничек үсеш алуын күрү мөһим. Еш кына бөтен дөньяда ата-аналар мәктәпне тәмамлау белән балаларының университетка укырга керүен тели. Без исә эшче һөнәрләрне мәктәп аша алга сөрәбез. Укучыларга эшче һөнәрләренең яхшы хезмәт хакы алып эшләргә мөмкин булган шәп һөнәр икәнлеген аңлатырга кирәк. Россиядә эшче белгечлекләрнең абруе актив күтәрелүгә мин шаккатам", - дип җавап бирде Дэвид Хоуи.

Укучылар белән WorldSkills хәрәкәтенең кыйммәтләре турында аралашу лицейның бер сыйныфында дәвам итте. Балалар белән очрашу “Бер мәктәп – бер ил” проекты кысаларында узды, анда Татарстан укучылары эш белгечлекләре турында күбрәк беләчәкләр. Дэвид Хоуи дөнья чемпионаты тарихы, аның роле һәм бөтен дөнья өчен әһәмияте турында сөйләде. "WorldSkills - киләчәк өчен, бу - балаларга күп әйберләргә күз ача торган чемпионат, ул мөмкинлекләр һәм перспективаларның киң булуын күрсәтә. Һәр чемпионаттан соң эшче һөнәрләрен сайлый торган яшь белгечләр саны арта, бу ил икътисадында уңай чагылыш таба”, - дип билгеләп үтте Д. Хоуи һәм барлык укучыларны быел 22-27 –нче августта Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатына чакырды.

Исегезгә төшерәбез, чемпионатта дөньяның 60-тан артык иленнән 1600-дән артык конкурсант катнашачак. Яшь профессионаллар 56 компетенциядә ярышачак.

Барлык яңалыклар