«Күңелле сәхифәләр» китабы беренче тапкыр 1910 елда нәшер ителә.
Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте
Тукайның «Күңелле сәхифәләр» җыентыгы беренче тапкыр 1910 елда Казанда дөнья күрә. «Сабах» нәшрияты аны гарәп графикасында чыгарган. Китапка шагыйрьнең «Гали белән Кәҗә», «Безнең гаилә», «Шаян песи», «Ак бабай» һ.б. шигырьләре тупланды.
2022 елда Татарстан китап нәшрияты 1910 елгы җыентыкның репринт битләре белән «Күңелле сәхифәләр»не бастырды. Кириллицада һәр бит өчен аналог ясалды. Басманы ТР Милли музее фондлары һәм Габдулла Тукай әдәби музее экспозицияләре нигезендә әзерләгәннәр. Җыентыкны төзүче, кириллицага тәрҗемәләр авторы – Тукай музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.
Узган ел музейның Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» («Габдулла Тукай әсәрләре җыентыгы») беренче тапкыр кириллицада бастырылды.
«Күңелле сәхифәләр» җыентыгын тәкъдир итү 14:00 сәгатьтә булачак. Керү барлык теләүчеләр өчен дә бушлай.