Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2024, 10:11

Лисичанскига һәм Рубежноега 88 тонна гуманитар ярдәм белән быел беренче фуралар җибәрелде

Колоннага Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин старт бирде

Фото: Марат Мөгыйнов

Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Лисичанскига һәм Рубежноега 2024 елда беренче гуманитар йөкне җибәрүдә катнашты. Республика тарафыннан шефлыкка алынган шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен «Игелекле Казан» акциясе кысаларында азык-төлек, көнкүреш химиясе, җылы кием, медикаментлар, автомобильләр өчен запчастьлар, төзелеш материаллары һәм музыка уен кораллары төялгән биш фура юлга чыкты. Йөкнең гомуми авырлыгы 88 тоннаны тәшкил итә. Колонна Совет районы администрациясе бинасы яныннан кузгалып китте.

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин гуманитар йөк төялгән фураларның шоферлары белән аралашты. Республика һәм шәһәр башлыклары аларга хәерле юл теләде. Үз чиратында шоферлар Лисичанск һәм Рубежное халкының әлеге колоннаны түземсезлек белән көтүен әйтте. Гуманитар йөкне «КамАЗ» фураларында ташыйлар. Машина йөртүчеләрнең сүзләренә караганда, алар нәкъ менә әлеге максатларда файдалану өчен бик уңайлы.

Якын арада Лисичанск һәм Рубежное халкы озак саклана торган азык-төлек (ит, балык һәм яшелчә консервалары, бакалея, балалар азыгы), көнкүреш химиясе, шулай ук җылы кием, медикаментлар, автомобильләр өчен запчастьлар һәм төзелеш материаллары алачак.

Хәзерге вакытта зыян күргән шәһәрләр, шәһәр хуҗалыгы предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен, комплектлау җиһазларына мохтаҗ. Шуны истә тотып, шәһәрләрнең коммуналь челтәрләрен торгызу өчен – тимер торбалар, үткәргеч торба арматуралары, краннар, ә шәһәр объектлары өчен түбә ябу материаллары (ондулин, җепсәлекләр, кадаклар, гипсокартон), агач материаллар (такталар, борыслар) һәм төзелеш материаллары җибәрелгән.

Моннан тыш, фураларга автомобиль запас частьләре, шул исәптән резина, автомобиль аккумуляторлары, генераторлар, шулай ук мотор мае төягәннәр. Алар Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендәге автобус паркларына хезмәт күрсәтү өчен бик кирәк.

Лисичанскиның 2 нче балалар музыка мәктәбен шефлыкка алган «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» АҖ исә укучыларга музыка уен кораллары юллаган. Алар арасында саксофон, скрипка, акустик система һәм микшер пульты бар.

Гуманитар колоннаны формалаштыруда «Унистрой» ИК, «Агава» ҖЧҖ («Мегастрой»), «Казэнерго» АҖ, «Генподряд» ҖЧҖ, «Риэлтконсалтинг» ҖЧҖ, Казанның торак-коммуналь комплексы предприятиеләре катнашкан. Шефлыкка алынган шәһәрләргә «Аквапарк Сувар» ҖЧҖ, «Ривьера кунакханәсе» ҖЧҖ, «Химград» АҖ, «Регион-НК» ҖЧҖ, «Фреза» ҖЧҖ, «Просвет-К» ҖЧҖ, «Волга Автодор» ТК, «Нәфис Косметикс» АҖ, шулай ук «Метроэлектротранс» МУП, «Водоканал» МУП, «Казэнерго» АҖ, «Азык-төлек департаменты» АҖ дә даими рәвештә ярдәм күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында 11 гуманитар ярдәм пункты эшли, ә йөкләрне җыю һәм комплектлауның бердәм ноктасы – Горький шоссесындагы склад. Бинаны шәһәр эшмәкәрләренең берсе бушлай файдалануга биргән.

Республика тарафыннан шефлыкка алынган шәһәрләргә 2023 елда 12 партия гуманитар ярдәм җибәрелгән, ә 95 тонна авырлыктагы соңгы йөк декабрьдә киткән. Яңа ел алдыннан Лисичанск һәм Рубежное халкы балалар өчен өч мең татлы бүләк һәм 20 тонна мандарин, шулай ук башка азык-төлек, кием, көнкүреш химиясе, төзелеш материаллары, дизель генераторлары, автозапчастьлар алган.

«Игелекле Казан» фонды эгидасы астында гуманитар ярдәм җыю буенча кабул итү пунктлары эшли башлаган чордан алып бүгенге көнгә кадәр барлыгы ярты миллиард сумлык 1388 тоннадан артык (73 фура) товар комплектланган һәм җибәрелгән.

Шулай ук мэр йөкләмәсе буенча Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү штабы төзелде. Аның эшчәнлеге кысаларында шәһәрдә ташламалар исемлеге расланган. 15 нче февральгә булган мәгълүматларга караганда, 2,8 меңнән артык укучы ике тапкыр бушлай туклану белән тәэмин ителгән. Якынча 1,5 мең баланың ата-анасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен билгеләнә торган түләүләрдән азат ителгән. Район администрацияләре тарафыннан якынча 2,8 мең кешегә транспорт карталары бирелгән, алар буенча җәмәгать транспортында 481 меңнән артык бушлай йөрү теркәлгән. Шулай ук гаиләләргә муниципаль мәдәният учреждениеләренә һәм спорт объектларына бушлай йөрү өчен 4,8 меңнән артык «Батыр» картасы тапшырылган. Алар буенча балалар һәм аларны озатып йөрүче затлар якынча 59,9 мең билет алган.

Фоторепортаж
Лисичанскига һәм Рубежноега Казаннан 2024 елда беренче гуманитар ярдәм китте
Видеорепортаж
28.02.2024 12:13
Лисичанскига һәм Рубежноега 88 тонна гуманитар ярдәм белән быел беренче фуралар җибәрелде
Барлык яңалыклар