В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алты вагонлы электричкалар шимбә көннәрендә йөриячәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). Казан – Сосновка –Казан маршрутындагы шәһәр яны поездларының 17 нче июньнән җәй ахырына кадәр составы артачак. Алты вагонлы электричкалар шимбә көннәрендә йөриячәк.
Мәсәлән, 6422 нче состав Казаннан 8:05 сәгатьтә китәчәк һәм Сосновкага 11:33 сәгатьтә киләчәк. Кире юнәлештә 6427 нче поездның китүе 13:45 сәгатькә, килүе 17:24 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында белергә мөмкин.