Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.09.2022, 10:03

Җәйге сезонда Казан паркларында 500 дән артык чара узды

Аларда 480 меңнән артык кеше булды.

Җәй дәвамында «Черек күл» паркында һәм Горки-Әмәт урманында лекцияләр һәм мастер-класслар форматында эт асраучыларның мәктәбе эшләде. Ике уку потогында барлыгы 45 казанлы белем алды.

Фучик урамындагы бульварда акыллы куллану концепциясе тарафдарлары өчен беренче парк свопы узды, анда катнашучылар кирәкмәгән әйберләр – кием, китап, бүлмә гөлләре белән алмашты. Ә сентябрьдә «Дубрава» урман паркында беренче тапкыр фудшеринг форматында чара узды.

Менталь сәламәтлек турында кызыксынучылар артканнан арта. Бу үтенечкә җавап итеп, «Черек күл» паркында психологлар һәм «Инсайт» психология институты факультеты укытучылары белән ачык очрашулар узды. Көз көне бу очрашулар айга бер тапкыр булачак.

Казансу һәм Кабан күле ярында, «Казан» гаилә үзәгендә һәм «Черек күл» паркында чараларның тагын бер яңа форматы – паркларда диджей-сетлар, музыкаль-бию импровизацияләр һәм гастро-кичке аш форматында кояш баюы белән хозурланырга теләүчеләр өчен «сансет» сериясе сыналды.

«Ак чәчәкләр» бульварында урам сәнгате фестивале узды, анда тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә яшүсмерләр төрле арт-объектлар ясадылар.

Июль аенда «Черек күл» паркында беренче стендап кичәсе булды. Концертта катнашучыларны заявка кампаниясе барышында сайлап алдылар. Бер ай дәвамында 24 комик Казан Stand Up Club кураторлары белән бергә чыгыш ясарга әзерләнде. Финалга кадәр 12 кеше килеп җитте.

Бауман төп җәяүлеләр урамында Yummy Music лейблы артистлары катнашында концертлар сериясе узды, кино күрсәтүләр, диджей-сетлар һәм экскурсияләр, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектның татар телендә дәресләре булды.

«Казансуны үстерү стратегиясе» кысаларында Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан 30 га якын экологик һәм спорт чарасы оештырылды, аларда 1000 нән артык кеше булды. «Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясендә 15 идея әзерләнгән, алар арасында Казансуда булачак парклар территориясендә экологик инфраструктура үзәкләре булдыру һәм электромобильләр фестивале үткәрү дә бар.

Яз көне беренче тапкыр Кабан яр буе җәйге программасы кураторы позициясенә ачык конкурс узды. Җәйге программа кысаларында яр буенда йога һәм кроссфит белән шөгыльләнү, кино күрсәтү, мастер-класслар, экскурсияләр, сөйләм клубының татар телендә очрашулары, татар әдәбияты буенча лекцияләр, Казан диджейларыннан электрон музыка кичәләре оештырылды. Узган ялларда «Кабан Cool» аудиоспектакле тәкъдим ителде. Режиссерлар Ксюша Шачнева белән Динә Сафина шәһәрлеләрдән һәм экспертларның Кабан күленең үткәне һәм бүгенгесе турында тарихларын җыйдылар, ә Казан рәссамнары аудиоспектакль сюжеты белән бәйле арт-объектлар булдырдылар. Спектакльне барлык теләүчеләр көз ахырына кадәр тыңлый ала.

Быел Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенә 5 ел тулды. Горький исемендәге паркта әлеге түгәрәк датага багышланган пикник оештырылды, анда 4000 нән артык кеше катнашты. Бәйрәмнең хедлайнеры Казахстан җырчысы Dose булды.

Барлык яңалыклар