В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урам җиһазларын җитештергәндә эшкәртелгән материаллар кулланганнар
Ленин бакчасында яңа кече архитектура формалары: 33 эскәмия һәм 29 чүп савыты урнаштырылган, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Объектлар ясау өчен эшкәртелгән материаллар һәм металл кулланганнар. Проект «СИБУР» компаниясе белән хезмәттәшлек кысаларында гамәлгә ашырылды.
Тиздән «Аккош» урман-паркында һәм «Наратлык» паркында яңа ятаклар, эскәмияләр һәм урналар пәйда булачак.
Элегрәк Danaflex компаниясе һәм Qullar предприятиесе ярдәмендә Казанның иҗтимагый киңлекләрендә икенчел чималдан якынча 50 кече архитектура формасы урнаштырылган иде. Бу эскәмияләр, урналар, шахмат өстәлләре һәм башка бик күп нәрсәләр.
Мәсәлән, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе янындагы скверда һәм Бауман урамы ахырында икенчел чималдан дүртәр эскәмия һәм урналар урнаштырылган. Кремль яр буендагы волейбол мәйданчыгы янында киенү өчен ике кабина, ә «УРАМ» экстрим-паркында – ике шахмат өстәле ясаганнар.