Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.09.2022, 17:22

Казанның Ленин бакчасында Ижевск шәһәренең 88 нче мәктәбендәге атыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә мемориал пәйда булды

Зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен Удмуртия башкаласына Татарстаннан 18 табиб, психолог һәм башка белгечләр китте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы сентябрь, Юлия Летникова). Казанның Ленин бакчасында бүген Ижевскиның 88 нче мәктәбендәге атыш вакытында һәлак булган укучылар һәм хезмәткәрләр истәлегенә мемориал пәйда булды. Шәһәрлеләр һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашалар, мемориалга чәчәкләр, уенчыклар, шәмнәр алып киләләр.

Мемориалга чәчәкләрне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова салды. Ул билгеләп үткәнчә, казанлыларның узган ел Татарстан башкаласында һәм Пермьдә булган фаҗигаләрдән яралары әле төзәлмәгән. «Без әлеге зур кайгыны аңлыйбыз, аны бернинди сүз белән дә басып булмый. Ижевск, без сезнең белән», – диде Гүзәл Сәгыйтова һәм һәлак булганнарның туганнарына сабырлык һәм бердәмлек теләде.

«Бүгенге фаҗига, куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча зур эш алып барылуга карамастан, җәмгыятьтә хәл ителмәгән проблемалар барлыгын күрсәтә. Әмма мондый очракларда беркем дә иминиятләштерелмәгән башка факторлар да роль уйный», – дип ассызыклады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Ижевскида һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең туганнарына кайгы уртаклашу сүзләре белән ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мөрәҗәгать итте. Бүген республикадан фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен 18 тәҗрибәле белгеч киткән, алар арасында табиблар һәм психологлар да бар. «Без әлеге фаҗигадә балаларын һәм туганнарын югалткан һәркемнең кайгысын уртаклашабыз. Безгә бүгенге фаҗигале вакыйга бик тә таныш, үзебез дә нәкъ шуның аша уздык. Бүген Казан һәм Татарстан Ижевск халкы белән бергә кайгыра, шәһәрдә һәркем кайгы уртаклаша ала торган мемориал оештырылды», – дип билгеләде Ләйлә Фазлыева.

«Бүгенге көндә бөтен куркынычсызлык системасы да эшли, ләкин коралга каршы беркем дә каршы тора алмый – мәктәптә эшләгән сакчы җинаятьчене туктатырга тырышкан һәм үтерелгән. Мондый куркыныч очракларны вакытында аңлау һәм күрү өчен безгә балалар һәм ата-аналар белән эшләүне дәвам итәргә кирәк. Барлык эшләребез дә моның белән бәйле булырга тиеш», – диде ТР Премьер-министры урынбасары.

РФ Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматларына караганда, фаҗига нәтиҗәсендә 15 кеше – 11 бала һәм 4 өлкән кеше үлгән. 24 кеше – 22 бала һәм 2 өлкән кеше җәрәхәтләр алган. Ижевск мәктәбендә атыш оештырылу турындагы җинаять эшен тикшерү белән тикшерү комитетының үзәк аппараты шөгыльләнә.

Мемориалга чәчәкләр салырга һәм һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтергә төрле яшьтәге казанлылар – яшьләрдән алып пенсионерларга кадәр килә. Казанда яшәүче Татьяна Никитина әлеге хәбәрне ишетеп тетрәнүе турында җиткерде. «Әле күптән түгел генә мондый фаҗига Казанда булды, хәзер янә кабатланды. Бу бик авыр һәм куркыныч, минем оныкларым бар, мин алар өчен борчылам. Мондый һәлакәтләрне ничек тә булдырмый калырга кирәк», – диде ул.

Казан активисты Руслан Шиһабетдинов һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткерде, ул чәчәкләр салырга дуслары белән килгән иде. «Кызганычка каршы, Ижевскида атыш булды. Бүген өйләренә кайтмаячак гаепсез мәктәп балалары һәм укытучылары бик кызганыч. Илдә мондый хәлләрнең булуы бик күңелсез», – дип кичерешләре белән уртаклашты егет.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казан Мэры Илсур Метшин Ижевск шәһәренең 88 нче мәктәбендә атыш оештырылу сәбәпле кайгы уртаклашты. Шәһәр башлыгы Удмуртия башкаласы Мэры Олег Бекмеметьев адресына кайгы уртаклашу сүзләре белән телеграмма җибәрде.

Фоторепортаж
Казанның Ленин бакчасында Ижевск шәһәренең 88 нче мәктәбендәге атыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә мемориал пәйда булды
Барлык яңалыклар