В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Матәм чарасы 17.00 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). Бүген 17.00 сәгатьтә Ленин бакчасындагы фонтан янында Кемеровода булган янгында һәлак булучыларны искә алачаклар.
Һәлак булучыларның кайгыларын уртаклашырга теләүчеләр чәчәкләр, уенчыклар китерә, шәмнәр кабыза ала.
Искәртергә кирәк, 25 мартта Кемерово шәһәрендә “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгын чыга. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, биредә 64 кеше, шул исәптән балалар һәлак була. 28 мартта Россиядә Кемеровода булган фаҗига уңаеннан матәм игълан ителде. Траур көнне ил территориясендә дәүләт байраклары төшереләчәк. Мәдәният учреждениеләренә һәм телерадиокомпанияләргә 28 мартка планлаштырылган күңел ачу чараларын үткәрмәскә киңәш ителде.