Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.10.2018, 13:38

Ленин бакчасында халык мемориалына чәчәкләр куялар

Шәһәрлеләр Керчь фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алалар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь, Алина Бережная). Казан Керчьның тирән кайгысын уртаклаша. Биредә 17 октябрьдә шартлау нәтиҗәсендә 20 кеше һәлак була. Шәһәрлеләр Ленин бакчасындагы һәйкәл янында оештырылган халык мемориалына чәчәкләр куялар, шәмнәр кабызалар.

Халык мемориалына чәчәкләрне кичә үк куя башладылар. Кич белән фонтан янына шәһәрнең югары уку йортлары студентлары килде. Бүген биредә фаҗига датасы һәм сыкрау сүзләре язылган баннер куелды.

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, ә соңрак халык мемориалына чәчәк салынды. Чарада ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев һ.б. катнашты.

“Бу кайгы. Һичшиксез, Татарстан Россия белән бергә сыкрый. Бу аналар, аталар, якыннар әрнүе, баласыз тормышны күз алдына китерү авыр. Балалар һәлак булды – Россия өчен бу бик зур югалту”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Моңа кадәр Казан Мэры Илсур Метшин һәлак булганнарның якыннарының кайгыларын уртаклашты.

Искәртергә кирәк, кичә Керчьның политехник көллиятендә берничә шартлау һәм ату тавышлары яңгырады. ТАСС мәгълүматлары буенча, 21 кеше һәлак булган, 44 кеше стационарларда тора. Тикшерү комитетына билгеле булганча, уку йортында 18 яшьлек егет аткан. Эшне тикшерү дәвам итә.

Фоторепортаж
Керчьта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салу, 18.10.2018
Барлык яңалыклар