В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярминкә барышында җыелган барлык акчалар балалар өчен дарулар сатып алуга тотылачак.
Фото: «Альпари» хәйрия фонды
Ярминкә шәһәрнең Ибраһимов проспекты, 56 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең икенче катында 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы.
Килүчеләргә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә һәм шәхси саклану чараларын - битлекләрне яки респираторларны кулланырга кирәк.