В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җыелган акчаларны балалар өчен дарулар сатып алуга юнәлтәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). Казанда 1-нче ноябрьдән 3-нче ноябрьгә кадәр традицион «Могҗизалар киштәсе» хәйрия ярминкәсе узачак, анда шәһәрлеләр бизәнү әйберләре, уенчыклар, сувенирлар, кулдан эшләнгән сабын һәм башка әйберләр сатып ала алачак. Җыелган акчалар үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен дарулар сатып алуга, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүгә, шулай ук социаль учреждениеләрдәге балалар иҗаты өчен материалларга юнәлдереләчәк.
Ярминкә «Альпари» хәйрия фонды инициативасы буенча 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсе мәйданчыгында узачак: Ибраһимов пр., 56, дип хәбәр итә оештыручылар.