Предприятиедә язгы ташу чорында эш көчәйтелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март, Ксения Швецова). Су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү системаларының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен Казанның «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесендә көчәйтелгән эш режимы кертелде. 28-нче марттан 5-нче апрельгә кадәрге чорда тәүлек саен 1 мең хезмәткәр, 16 авария бригадасы һәм 70 берәмлек махсус техника эшкә керешәчәк. Шулай ук предприятиедә вирус-йогышлы авырулар таралуны даими профилактикалау уздырыла. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясен таратуга каршы тору буенча штаб утырышында «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров хәбәр итте.
«Водоканал» шәһәрнең тормыш белән тәэмин итү объектларына караганлыктан, бу елның 30-нчы мартыннан 3-нче апреленә кадәр атнада предприятие эшли дип игълан ителде. Алдан күрелмәгән хәлләр барлыкка килгәндә, шул исәптән төнлә, өстәмә рәвештә дүрт бригада һәм 15 берәмлек күләмендә махсус техниканы җәлеп итү каралган, дип сөйләде А.Егоров. «Авыру яки башка тормыш ситуацияләре аркасында предприятиедә булмаган очракта, технологик процесслар өчен җаваплы хезмәткәрләр резервы бар», - дип өстәде ул.
Моннан тыш, предприятиедә вирус-йогышлы авырулар таралуны профилактикалау режимы кертелде, дип хәбәр итте «Водоканал» директоры. «Февральдән ялларда булган барлык хезмәткәрләр махсус контрольгә алынды, аларның сәламәтлеген көндәлек режимда күзәтәләр, - дип аңлатты ул. - Татарстан Республикасыннан читкә чыккан кешеләр ерактагы эш режимына күчерелде. Предприятиенең бөтен персоналын көн саен медицина хезмәте белгечләре карый. Барлык хезмәткәрләр медицина битлекләре, шәхси гигиена чаралары һәм эш урыннарын эшкәртү чаралары белән тәэмин ителгән.
Шулай ук предприятиедә язгы ташу чорында суның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына даими контроль алып барыла. А.Егоров сүзләренчә, су пробаларын мәҗбүри сайлап алу Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән килештерелгән график буенча үткәрелә. Тәүлеккә 120 проба алына, 49 күрсәткеч буенча 55 анализ үткәрелә. Тәүлек буе эшли торган лаборатория персоналы тарафыннан пробалар һәр 2 сәгать саен алына.
«Водоканал» 100%-ка авария запасы: технологик процессларда кулланыла торган реагентлар, зарарсызландыру чаралары, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән», - дип хәбәр итте А.Егоров. Бу чорда объектларны саклау шулай ук көчәйтелгән режимга күчерелде, дип өстәде ул.
«Эпидемиологик хәлне тотрыкландырган очракта предприятиене штат режимында эшкә күчерәчәкләр», - дип билгеләп үтте А.Егоров.