В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай кино күрсәтү ТАССРның 100 еллыгына багышлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). Казанда «Залесный» мәдәни үзәгендә 15-нче февральдә дуслык турында фильм күрсәтеләчәк. Бушлай кино күрсәтү ТАССРның 100 еллыгына багышлана.
Тамашачылар татар телендә тулы метражлы «Бөркетләр» нәфис картинасын күрәчәкләр. Фильмда тормыш упкынында ярдәмчесез калган пенсионерлар белән килешә алмаучы өч Казан картының дуслыгы һәм катлаулы тормыш тарихы турында сөйләнә. Кинотасмада танылган актерлар Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Минвәли Габдуллин, Нәфисә Хәйруллина төшкән.
Кино күрсәтү 16.00 сәгатьтә башлана, фильмның озынлыгы – 1 сәгать 17 минут, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.