«Зоопарк-әлифба» – җырлар һәм биюләр белән үрелеп бара торган шигъри формадагы тамаша.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре, KZN.RU, 8 нче декабрь). 13 нче декабрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең икенче спектакле күрсәтеләчәк.
Шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендәге милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә хәбәр итүләренчә, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова әсәре буенча куелган «Зоопарк-әлифба» спектакле Хәбир Ибраһимовның инсценировкасында квест форматында узачак. Анда «Сәйдәш» үзәге базасында эшләүче «Апуш» студиясендә тәрбияләнүче 30 бала катнашачак.
«Зоопарк-әлифба» - җырлар һәм биюләр белән үрелеп бара торган шигъри формадагы тамаша. Кайбер укучылар, спектакльдә 38 хайванны күрсәтергә кирәк булганга, берничә роль уйнаячак», – дип сөйләде студия җитәкчесе, актерлык осталыгы буенча укытучы Алия Фәйзрахманова.
Спектакльнең төп персонажлары – игезәкләр Илназ һәм Гөлназ – апалары белән бергә, «Зоопарк-әлифба» серле квестында катнашалар. Алар сынаулар аша узачак һәм юлларында төрле хайваннар очратачак.
Укучыларны премьерага Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Резеда Сәлахова, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина әзерләде. Музыканы композитор Марат Әхмәтшин язган. Сценограф, рәссам – Анна Новикова.
Спектакль 18:00 сәгатьтә башлана. Теркәлү буенча керү бушлай.
Искәртеп узабыз, «Апуш» балалар татар театр студиясе үз эшен агымдагы елның февралендә Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә башлап җибәрде. Студиядә тәрбияләнүчеләр атнасына өч көн актерлык осталыгына, хореографиягә, сәхнә теленә, вокалга өйрәнәләр. Беренче сәхнәгә куелган эш драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендәге «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле булды. Бу спектакль «Театраль Идел буе» конкурсының республика этабында беренче урынны яулады.