Сюжет Сөембикә, Гермоген, Тукай, Шаляпин, Җәлил һәм башкаларның язмышларын чагылдыра.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март). «Пантера» камера балет труппасы «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Минем Казаным» спектаклен тәкъдим итәчәк.
Наил Ибраһимов куелышы – бию, музыка, видеоинсталляция һәм шәһәр мәдәниятендә эз калдырган тарихи шәхесләр образларын булдыру өчен башка тәэсирле чараларны синтезлаучы оригиналь сәнгать әсәре.
Спектакль нигезендә туган шәһәргә мәхәббәттән туган хореографик картиналар ята. Аларда Казан тарихында һәм мәдәниятендә эз калдырган бөек кешеләрнең – Сөембикә, Гермоген, Тукай, Шаляпин, Җәлил һәм башкалар язмышы чагылыш тапкан.
Постановка Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән булдырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.
Спектакль 14 нче апрельдә 18:30 сәгатьтә була, билетларны шул исәптән «Пушкин картасы» буенча да алырга була.