В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче чара - «Стиляги-шоу» - 11-нче июльгә планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). 11-нче июльдә Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә яңа проект - Retro Party җәйге бию мәйданчыгы старт ала. Мәдәният үзәгенең уңайлы ишегалдында һәр пәнҗешәмбе шәһәр халкы 60-нчы, 70-нче, 80-нче һәм 90-нчы еллардагы үзләренең яраткан җырлары астында бии алачак.
Беренче чара - «Стиляги-шоу» - 11-нче июльгә планлаштырылган. 18-нче июльдә казанлылар узган гасырның 70-80-нче еллары атмосферасына чумачак, ә 25-нче июльдә бию кичәсе Beatles төркеме музыкасына багышлана.
Retro Party һәр пәнҗешәмбе көнне 19.00 сәгатьтә узачак. Билетлар турында мәгълүматны «Мәскәү» мәдәният үзәге кассасында, сайтта яки телефон аша алырга мөмкин: 8 (843)560-6-92. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, атна саен иң актив биючеләр арасында алдагы кичке программаларга билетлар уйнатылачак, дип хәбәр ителә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең Instagram-профилендә.