Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.11.2019, 12:30

«Мәскәү» мәдәни үзәгендә 2-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбенең 60 еллыгын бәйрәм итү узачак

Юбилей чарасында мәктәп укучылары эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь). 22-нче ноябрьдә Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә 2-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбенең 60 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узачак.

Юбилей чарасында укуның башлангыч этабы укучылары эшләреннән торган «Тылсымлы дөнья» күргәзмәсе, һәм «рәсем сәнгате», «станок композициясе» «графика» юнәлешләре буенча чыгырылыш сыйныф укучыларның эшләреннән төзелгән күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә укучылар тарафыннан башкарылган скульптура композицияләре аерым урын алачак. Күргәзмәгә өстәп, кунаклар «мәктәп уку натюрмортлары» инсталляцияләре белән танышачаклар.

Чараны мәктәп, аның укытучылары һәм укучылары турында чыгарылыш сыйныф укучысы төшергән фильмны күрсәтү белән ачаклар.

Шул ук көнне «Укытучы, синең исемең алдында...» дип исемләнгән китап-альбомны тәкъдир итү булачак, анда сәнгатьтә танылу алган мәктәп тәмамлаучыларның Казанның сәнгать белемен үстерүгә зур өлеш керткән укытучылары турында истәлекләре басылган. Китап укытучыларның эшләре, архив фоторәсемнәре белән бизәлгән.

Музыкаль котлау сүзләре белән 4-нче номерлы балалар музыка мәктәбе укучылары, 2-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар, әти-әниләр һәм «Оперение»театр студиясендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре чыгыш ясаячак. Бәйрәм утлы тамаша белән тәмамланачак, дип хәбәр иттеләр мәдәният идарәсендә.

Барлык яңалыклар