Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2019, 17:41

"Мәскәү" мәдәни үзәгендә электроарбаларда флорбол үсеше проектын тәкъдир иттеләр

Россия төбәкләрендә ил җыелма командасын формалаштыру һәм халыкара турнирларда катнашу өчен командалар булдыру планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Бүген Казанда "Мәскәү" мәдәни үзәгендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында электроколяскаларда футбол һәм флорбол үсеше буенча түгәрәк өстәл узды.

Фикер алышуда Санкт-Петербургның "Паралимпик" региональ иҗтимагый оешмасы президенты Рәзилә Ермакова, Россия милли флорбол Федерациясенең оештыру комитеты җитәкчесе, "Паралимпик" клубының флорбол буенча өлкән тренеры Сергей Шипицын, Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова, шулай ук хәйрия фондлары һәм социаль юнәлешле оешмалар вәкилләре катнашты.

Очрашуда Рәзилә Ермакова "Паралимпик" физкультура-спорт клубының эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, нәкъ менә "Паралимпик" яңа спорт төрен үстерүгә старт бирде, шуның аркасында Петербургта Россиядә беренче команда барлыкка килде. Хәзер "Паралимпик" клубы үз проектын ил төбәкләрендә тәкъдир итәчәк. Алга таба оештыручылар Россия җыелма командасын формалаштыру һәм халыкара турнирларда катнашу өчен яңа региональ командалар булдырырга планлаштыралар.

Чараны оештыручылар шулай ук электроколяскада флорбол буенча мастер-класс үткәрделәр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләрен командаларда катнашучылар һәм аларның актив тормышка кайтуының тарихы белән таныштырдылар.

Чара кысаларында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров Рәзилә Ермакова белән очрашты, дип хәбәр иттеләр "Игелекле Казанда".

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Мәскәү" мәдәният үзәгендә презентация Казанда беренче булды, киләсе очрашу 13 мартта Идел буе Физкультура һәм спорт академиясендә узачак.

Барлык яңалыклар