Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә 8 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Дус гаилә — дус Россия» бәйрәм концерты булачак. Шәһәр халкы өчен Киров һәм Мәскәү районнарының иҗат төркемнәре чыгыш ясаячак.
Чарада тамашачыларны халык биюләре һәм җырлы номерлар көтә. Шулай ук Россиянең төрле халыкларының бай мәдәни мирасын чагылдырган музыкаль композицияләр дә яңгыраячак, дип хәбәр иттеләр Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләрендә.
Чара 12:00 сәгатьтә башлана. Концертка бушлай билетларны район администрацияләре бирә. Өстәмә мәгълүматны мәдәният бүлеге телефоны буенча белергә була: +7(843)223-29-99 (өстәмә 3725 яки 3381).
Исегезгә төшерәбез, 1 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары
башлана. Шәһәр халкы өчен концертлар һәм күргәзмәләр, фестивальләр, спорт ярышлары, шулай ук этнографик диктант һәм иҗади конкурслар әзерләнгән. Чаралар 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.