Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.10.2021, 10:48

«Мәскәү» мәдәни үзәгендә табиб-рәссам Елена Глованың күргәзмәсе ачыла

Казанлылар төрле елларда иҗат ителгән, вакытның тиз үтүчәнлеге һәм кеше тормышының фанилыгы темасы белән берләшкән эшләрне күрәчәкләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). 7-нче октябрьдә Казанда рәссам Елена Глованың «Вакыт ага» исемле беренче шәхси күргәзмәсе ачыла. «Мәскәү» мәдәни үзәгендә бер тема – кеше тормышының тиз үтүчәнлеге һәм фанилыгы турында уйланулар белән берләшкән төрле еллардагы пейзажлар тәкъдим ителәчәк.

Елена Глова Казанда туа, үз вакытында сәнгать мәктәбен тәмамлый, әмма соңыннан табиб-невролог булып эшли. Әмма 2000 елгы авариядән соң аның тормышының асты өскә килә – хатын урын өстенә кала. Бу аның янә пумала, буяулар һәм киндер алынуына сәбәпче була. Рәсем сәнгате белән шөгыльләнү аңа физик халәтне генә түгел, эмоциональ халәтне дә торгызыргаярдщм иткән. Нәтиҗәдә, Елена Глова неврология һәм психосоматик авыруларны дәвалаганда сәнгатьне куллана башлый, бу ысулны «клиник арт-терапия» һәм «арт-психология» дип атыйлар. Рәссам буларак ул үзен 2003 елда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда узган «Докторлар рәсем ясый» күргәзмәсендә күрсәтә.

Рәссам үзенең техник осталыгын даими камилләштерә һәм зур булмаган картиналардан зур форматлы рәсемнәргә күчә. Ул әйләнә-тирә дөнья сурәтенең фотография төгәллеген, чынбарлыкның гиперреалистик идеализациясен һәм шул ук вакытта сюрреализм ноталарын үз эченә алган кайчандыр сайланган стиленә тугры булып кала. Аның картиналарында предметлар куркытырлык реалистик итеп сурәтләнгән һәм шуның белән бергә рәссам өчен мөһим символика белән сугарылган.

«Вакыт ага» күргәзмәсен ачу 16:00 сәгатьтә Академик Королев урамы, 47 адресы буенча «Мәскәү» мәдәни үзәгенең Бал залында узачак, дип хәбәр итә Казан мәдәният идарәсе. Тулырак мәгълүмат +7(843)560-66-92 телефоны буенча.

Барлык яңалыклар