Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.11.2019, 11:01

«Мәскәү» мәдәни үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мастер-класслар оештыралар

Инвалидлар декадасында биредә рәсем ясау, декоратив-гамәли осталык, бию һәм футбол буенча дәресләр узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь). «Мәскәү» мәдәни үзәге Инвалидлар декадасына кушыла, ул, гадәттәгечә, 1-10-нчы декабрьдә узачак. 4-нче декабрьдә «Мәскәү мәдәни үзәге дусларын җыя» проекты кысаларында биредә төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар оештырылачак.

«Ана йөрәге» һәм «Балалар бердәм» хәйрия фондлары эбру техникасы белән хайваннар рәсемнәрен ясау, макраме техникасын кулланып бизәнү әйберләре ясау һәм төенле үрү буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Пластик импровизация дәресендә катнашучылар эксперименталь бию нигезләре, хореографиядә ирекле сәнгать хәрәкәте техникасы белән танышачаклар, шулай ук уртак этюд куярга тырышачаклар. Моннан тыш, егетләр һөнәри футбол уйнарга, футбол финтлары ясарга, капкаларга дөрес бәрергә һәм тупны контрольдә тотарга өйрәнәчәкләр. Балалар шөгыльләнгән вакытта, ата-аналар чәй табыны артында ял итә алачак.

Дәресләр 11.00 сәгатьтән 13.30 сәгатькә кадәр «Мәскәү» мәдәни үзәгендә (Академик Королев ур., 47) узачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе. Тулырак белешмәләрне 8 (843) 560-66-92 телефоны буенча алырга мөмкин.

Билгеләп үтик, хәзерге вакытта мәдәният үзәгендә атна саен балалар церебраль параличы (ДЦП) диагнозы куелган балалар өчен мини-футбол буенча дәресләр уза. Пластик импровизация буенча теләүчеләрне дәресләргә туплау башланды.

Барлык яңалыклар