Казанның ЮНЕСКО иҗади шәһәрләре челтәренә керү заявкасы буенча фикер алышулар очрашуында теләгән һәркем катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Казанда Татарстан башкаласының ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре челтәренә керүе буенча иҗтимагый тыңлаулар башлана. Беренче очрашу 24-нче майда «Мәскәү» мәдәни үзәгендә узачак.
Шәһәрлеләрне башкаланың мәдәни тормышы буенча фикер алышырга һәм үз тәкъдимнәрен кертергә чакыралар. Тыңлауларга «La Primavera» Казан камера оркестры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов, автор-башкаручы Дмитрий Бикчәнтәев, «Пантера» камера балеты сәнгать җитәкчесе Наил Ибраһимов, «Преображение» камера хорының сәнгать җитәкчесе, Никольский соборы регенты Николай Беляев, Музыкаль башкаручылыкны үстерү фондын булдыручы Данияр Соколов, Yummy Music лейблы җитәкчесе, Tat Cult Fest фестиваленең генераль продюсеры Ильяс Гафаров, композитор Алсу Сөнгатуллина һәм башкалар чакырылган. Очрашу 11.00 сәгатьтә булачак.
Исегезгә төшерәбез, ЮНЕСКО креатив шәһәрләре челтәренә керүче торак пунктлар иҗади сектор аша үсеш стратегиясен алга сөрәләр, үз юнәлешләре буенча әһәмиятле проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыралар, шулай ук тәҗрибә уртаклашу һәм уртак эшчәнлектән нәтиҗәлелекне арттыру өчен бер-берсе белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. ЮНЕСКО иҗади шәһәрләре челтәренә кушылып, торак пунктлар үзләренең алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашырга, дәүләт һәм шәхси секторлар, шулай ук гражданлык җәмгыяте катнашында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерергә вәгъдә итәләр.
Казанның ЮНЕСКО иҗади шәһәрләре челтәренә керү заявкасы буенча фикер алышулар очрашуында теләгән һәркем катнаша ала. Муниципаль мәдәният учреждениеләрендәге очрашулар җәдвәле белән сылтама буенча танышырга мөмкин.