В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гомумән алганда, 95 гариза тапшырылган иде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь, Алинә Бережная). «Мәскәү» мәдәни үзәгендә кичә коррупциягә каршы тематикага багышланган өч иҗади конкурска нәтиҗәләр ясалды. Иң яхшы видеороликлар һәм анимация эшләре йөзгә якын гариза арасыннан сайлап алынды. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә тапшырдылар.
Конкурслар бу елның октябрь аенда старт алды. Анда югары белем бирү учреждениеләре студентлары, мәктәп укучылары, сәнгать үзәкләре укучылары катнаша, ә аларга эшләрне оештыруда укытучылар һәм ата-аналар ярдәм итә алды.
Барлыгы 95 эш тапшырылган, шуларның 72-се таләпләргә туры килгән һәм тавыш бирү өчен KZN.RU порталында урнаштырылган. Нәтиҗәдә, ярымфиналга иң күп тавыш җыйган 25 эш чыкты. Аннары конкурс комиссиясе 9 җиңүче һәм призерны сайлап алды.
Казан Мэрының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев конкурска бик күп лаеклы эшләр килде, дип ассызыклады. «Яшьләрне тыңларга кирәк, алар үз телләрендә коррупциягә каршы эшчәнлек турында сөйли, һәм бу бик мөһим. Шунысы куанычлы, яшьләр үз фикерләрен белдерә алды һәм коррупциягә каршы теманы яңача ачты», – дип мөрәҗәгать итте конкурста катнашучыларга Кыям Беляев.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов, үз чиратында, мондый конкурслар ярдәмендә балаларда һәм яшүсмерләрдә әхлак, намус, вөҗдан нормалары тәрбияләнә, дип билгеләп үтте. «Безнең мәктәпләрдә күп эш башкарыла, без балаларны рус теле, математика һәм башка фәннәргә өйрәтәбез, әмма шул ук вакытта уку йортының төп бурычы – лаеклы, гадел, тәртипле кеше тәрбияләү. Һәм монда шушындый конкурслар ярдәм итә», – дип ышана ул.
«Коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы анимация» конкурсында өченче урынны Совет районының 175-нче номерлы гимназиясе укучысы Александра Виноградова яулады. Икенче урында – Авиатөзелеш районының 145-нче номерлы лицее укучысы Даниил Карасев. Җиңүне Казан дәүләт мәдәният институты студенты Анастасия Постникова яулады.
«Коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы видеоролик» конкурсында өченче урынны В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студенты Анастасия Лапшина алды. Икенче урынны конкурс комиссиясе Киров районының 152-нче номерлы гимназиясенең Россия мәктәп укучылары хәрәкәтендә катнашучыларга бирде. Конкурста Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясе укучысы Дамир Гайнетдиновның эше иң яхшысы булды.
«Коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы видеоролик» бәйгесендә өченче урынны Совет районының 111-нче номерлы мәктәбе укучысы Герман Мөхәммәтҗанов яулады. Аның ролигы медицинада, аерым алганда педиатрия өлкәсендәге коррупциягә багышланган иде. Малай сүзләренчә, роликны ясарга аңа табиб булып эшләүче әнисе ярдәм иткән. «Педиатриядә фаҗигале очраклар була, кызганычка каршы, еш кына коррупция аркасында ашыгыч операцияләргә мохтаҗ булган балалар һәлак була», – дип сөйләде Герман Мөхәммәтҗанов.
Икенче урынны Совет районының 180-нче номерлы гимназиясе командасы яулады. Роликта уку йортларында коррупция темасы кузгатылды. Гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Азат Сәмигуллин укучыларның конкурста катнашырга бик теләп риза булулары турында сөйләде – алар үзләре идеяләр тәкъдим иткән һәм сценарий язуда булышкан. «Мондый конкурслар балаларга иҗади чыгыш ясарга, үз телендә мөһим темалар турында сөйләргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте педагог.
Җиңүне Мәскәү районының «Шарм» сәнгать үзәгенең иҗат коллективы ролигы яулады.
Тавыш бирү йомгаклары буенча ярымфиналга чыкмаган, әмма жюри тарафыннан билгеләп үтелгән эш авторлары дипломнар белән бүләкләнде. Бу Казан дәүләт энергетика университеты тулай торакларының студентлар советы видеоролигы һәм Яңа Савин районының 132-нче номерлы мәктәбенең педагог-оештыручысы Энҗе Халикова ролигы.
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнардан тыш акчалата призлар алачак. Гомуми приз фонды 130 мең сум тәшкил итте.
Чарада шулай ук коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Александр Лохотской, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП) ректоры Асия Тимирясова, Казан прокуроры ярдәмчесе Зилә Мәхмүтова, ТР Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе Артур Мустаев, ТР прокурорының хокук белеме буенча өлкән ярдәмчесе, юстициянең өлкән киңәшчесе Ирина Петрова катнашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә һәм аның алдыннан бөтен ил буйлап төрле чаралар – түгәрәк өстәлләр, семинарлар, конференцияләр, викториналар үткәрелә, алар гражданнарның игътибарын коррупция кебек күренешкә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.