Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.06.2019, 11:00

Кырымда «Таврида» яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре форумы уза

Форум өч этапта үткәрелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). «Таврида» яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре форумы бу көннәрдә Кырымда уза. Быел әлеге чара традицион форумны, «Таврида-АРТ» иҗади бергәлекләр фестивален, шулай ук «Таврида» арт-резиденциясе» стационар белем бирү үзәгенең капиталь төзелешен үз эченә ала.

Форум өч этапта уза: 11-14 июнь көннәрендә, 20-нче июньнән 10-нчы августка кадәр һәм 10-нчы сентябрьдән 5-нче октябрьгә кадәр.

Беренче этап бүген тәмамланды. 11-нче июньнән башлап мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге яшь профессионаллар форум һәм фестиваль территориясен төзекләндерү проектын үстерүдә катнаштылар. Моннан тыш, яшь мәдәният эшлеклеләре «Таврида» арт-резиденциясе» белем бирү үзәгенең проект офисына керделәр.

Икенче этап 20-нче июньдә башланачак һәм 10-нчы августка кадәр дәвам итәчәк. Аңа музыкантлар, әдәбиятчылар, продюсерлар, халык башкаручылары, архитекторлар, рәссамнар, стендап-комиклар, блогерлар, рэп-башкаручылар, артистлар, режиссерлар һәм башка мәдәният эшлеклеләре өчен 6 смена керәчәк. Россиядә Театр елына багышланган аерым смена.

Белем бирү программасы өч форматтан тора: мотивация һәм тренд-сессияләр, тематик һөнәри мәктәпләр, алар кысаларында яшь иҗатчылар танылган коллегаларының остазлары астында, шулай ук катнашучыларга бер-берсе белән шәхси мисаллар һәм киңәшләр белән уртаклашырга мөмкинлек бирә торган белем бирү форматы белән танышачаклар.

Форумда Игорь Матвиенконың М.А.М.А. музыка академиясе, «Эксмо-АСТ» нәшрияты, «Алтын битлек» милли театраль премиясе, Мәскәү архитектура институты, Милли дизайн институты, Россия Дизайнерлар берлеге, Россия Архитекторлар берлеге, Россия Кинематографистлар берлеге, Юрий Башметның Халыкара хәйрия фонды, Е.Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры, Мәскәү Губерна театры, «Винзавод» заманча сәнгать үзәге, Россия Рәссамнары иҗат берлеге, заманча сәнгатьне үстерү фонды, Реставраторлар берлеге, РОСИЗО, заманча сәнгать дәүләт үзәге һәм башка оешмаларның вәкилләре спикер һәм остаз булачак.

Проект кысаларында беренче тапкыр  «Таврида – АРТ» масштаблы иҗат фестивале узачак, ул уннарча мең кешене берләштерәчәк һәм Россия мәдәниятендә яңа мәгънә һәм агымнар алмашу урыны булачак.

Форумның өченче этабы көз көне башланачак. 10-нчы сентябрьдән 5-нче октябрьгә кадәр биючеләр һәм хореографлар, рәссамнар, скульпторлар һәм сәнгать белгечләре, шулай ук язучылар, шагыйрьләр һәм әдәби тәнкыйтьчеләр өчен өч смена узачак. Соңгы сменада Россия, БДБ илләре һәм чит ил яшь язучыларының XIX Халыкара форумын үткәрү планлаштырыла. Йомгаклау этабы Таврида өчен яңа ирекле иҗат һәм катнашучыларның үз оешмалары форматында узачак, дип хәбәр итә форумның матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар