В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шул ук вакытта гадәттән тыш вакыйгалар теркәлмәгән
Якшәмбе көнне православие динендәге христианнар Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр. Шәһәр гыйбадәтханәләрендә бәйрәм гыйбадәтләре узды һәм суны изгеләндерү тантанасы булды. Коенуларында 4350 казанлы катнашты.
ТР башкаласында дүрт урында чумарга мөмкин иде. Изге Мәрьям Ана иконасы чиркәве янындагы «Живоносный источник» часовня-купелендә (5 нче Кадышевская ур., 12) 1000 кеше булды, Борисково урамындагы 54 нче йорт янындагы Югары Кабан күлендә шул ук кадәр казанлы булды. Шәһәрнең 1500 кешесе Ферма шоссесы ягыннан (кафе янында) шушы ук сулыкта йола кылды. 850 кеше Изге Преподобная Бөек газап чигүче Евдокия гыйбадәтханәсе каршындагы купельдә булды (Федосеев ур., 46).
Хач ману коенуы вакытында гадәттән тыш вакыйгалар теркәлмәгән, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан халыкының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Хач ману коенуы вакытында РСЧСның 759 хезмәткәре (гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы) җәлеп ителде. Шулай ук 246 берәмлек техника катнашты.