В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тантана «Герой – ана» концерты кысаларында узды
Фото: «Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы
(Казан шәһәре KZN.RU 22 нче ноябрь). Казан шәһәр Думасы депутаты Далия Гайнанованы Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда бүләкләделәр. Тантана Әниләр көненә багышланган концертта узды. Бәйрәм чарасына 6 меңгә якын хатын-кыз җыелган.
«Герой – Ана» концертында РФ Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзе укылды. Аның сүзләренчә, илнең төп өстенлекләренең берсе – ана булуга һәм балачакка ярдәм итү, демографик хәлне яхшырту. Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, гаилә – ул нигезләрнең нигезе. Нәкъ менә өйдә, гаилә шартларында, күп очракта кешенең шәхесе һәм дөньяга карашы, аның рухи-әхлакый идеаллары һәм кыйммәтләре формалаша.
Чараның тантаналы программасы кысаларында әниләрне хөрмәтләү һәм бүләкләү булды. Бәйрәмгә багышланган конкурсларда җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Тантанада РФ хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина, Россия Дәүләт Думасы депутаты Денис Майданов, медицина фәннәре докторы Ләйлә Адамян һәм башкалар катнашты.
Бу кичне сәхнәгә шулай ук Наталья Майданова, Диана Гурцкая, Юлия Барановская, Родион Газманов һәм башка танылган артистлар чыкты.
Россиядә әниләр көне гадәттәгечә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Исегезгә төшерәбез, Далия Гайнанова – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кием булдыру буенча социаль проект авторы. Элегрәк аның инициативасы буенча Казанда тегү остаханәсе һәм коворкинг белән «Барысы да балалар өчен» инклюзив үзәге ачылды. Пространство үзенчәлекле балаларның әниләрен берләштерде, алар сабыйларны белгечләр карамагында калдырып, монда эшли ала. 437,94 кв.м мәйданлы үзәк Себер тракты, 28 адресы буенча урнашкан. Июнь аенда аны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин карады.