Шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесенең Рәхмәт хаты белән Казан башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин бүләкләнде.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуда катнашучылар белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды.
Тантаналы очрашуга дәүләт органнары, оешма-инвесторлар җитәкчеләре, эшмәкәрлек вәкилләре, руханилар, археологлар, төзүчеләр, проектлаучылар, архитекторлар, экспертлар, музей хезмәткәрләре, сәнгать белгечләре, рәссамнар, реставраторлар, Казан Башкарма комитеты, республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты һәм «Яңарыш» Республика фонды хезмәткәрләре чакырылган иде.
«Без уйлаган эшләрне вакытында һәм кыска вакыт эчендә башкардык. Һәм мин собор турында гына әйтмим. Соңгы 10 елда без бик күп тарихи мирас объектларын торгыздык. Бу вакыт эчендә Татарстаннан объектлар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде – бу бик җитди бәя. Карагыз, Болгар һәм Зөядә, Казан Кремлендә нинди эшләр башкарылды. Казан Изге Ана иконасы соборын ачу бөтен православие дөньясы өчен чын бәйрәм булды», – диде Минтимер Шәймиев.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, РФ Хөкүмәте 2022 елда Россия территориясендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны рәсми рәвештә бәйрәм итү турында Карар кабул итте, һәм бу бәйрәмне лаеклы рәвештә уздырырга кирәк. Моннан тыш, киләсе елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45-нче сессиясе узачак. «Бу бик зур ышаныч, чөнки безгә ЮНЕСКО исемлегенә кабул ителгән объектларның сакланышын тәэмин итәргә туры килә, ә анда кагыйдәләр катгый. Шулай итеп, матди мирасны саклау тәртибен бозуга юл куелган объектлар кире кайтарылмый», – диде ул.
Соңыннан Минтимер Шәймиев очрашуда катнашучыларга бу эшкә актив ярдәм иткәннәре, игелекле эшкә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Бу чара кысаларында ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров проектта катнашучыларның барысына да Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуга зур өлеш керткәннәре өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшырды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров һәм башкалар бар иде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү 21-нче июльдә, могҗизалы образны олылау көнендә булды. Эшләр 2016 елдан алып барылды. Объектны торгызуга ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондыннан 2,7 млрд сум ирекле иганә һәм акча җәлеп ителде.