В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Волонтерлар яхшы хәлдә форма, аяк киеме, дәреслекләр, рюкзаклар җыячаклар
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). «Игелекле Казан» коворкингында 24 нче августта мәктәп кирәк-яраклары белән алмашу булачак.
Свопның максаты – файдаланылмый торган әйберләргә икенче тормыш бирү. Кулланырга яраклы форма, аяк киеме, дәреслекләр, рюкзаклар, канцелярия, телефоннар алып килергә мөмкин.
Чарада мәктәп психологы белән очрашу оештырачаклар. Шулай ук свопта катнашучыларны балалар әзерләгән лимонад һәм прәннекләр белән сыйлаячаклар.
Своп 10:00 дән 15:00 гә кадәр Сеченов урамы, 5 адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)267-61-11. Чара «Альпари» хәйрия фонды тарафыннан оештырыла, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасында.