В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр ишетү сәләте бозылган балаларның ата-аналары инициативасы белән оештырыла
Фото: Денис Гордийко
Бүгенге көндә дәресләргә сигез ата-ана язылган. Теркәлү +7(843)558-78-18 телефоны буенча дәвам итә.
Дәресләрне рус ишарәләр теле укытучысы, сурдотәрҗемәче Татьяна Ильичева үткәрә. Аның фикеренчә, ишетү сәләте бозылган балаларның ата-аналары беренче чиратта үз сабыйлары өчен якын булган телне, ягъни рус ишарәләр телен өйрәнергә тиеш. Шул чакта гына ике арада ышанычлы мөнәсәбәт урнашачак.
Бушлай дәресләр шимбә көннәрендә 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Сеченов урамы, 5 адресы буенча уза.