Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2025, 09:45

Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында III Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивале ачылачак

Чара иртәгә 18:30 сәгатьтә узачак

Иртәгә, 20 мартта, С.Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда III Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивале ачылачак. Программага юбиляр-атаклы композиторлар әсәрләре кертелгән – быел Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгын, Җәүдәт Фәйзинең 115 еллыгын, Алмаз Монасыповның 100 еллыгын, Фасил Әхмәтовның 90 еллыгын, Әнвәр Бакировның 105 еллыгын, Заһид Хәбибуллинның 115 еллыгын билгеләп үтәләр.

Кичәдә Алмаз Монасыповның «Тукай ритмнарында» вокаль-симфоник поэмасы яңгыраячак. Композиция татар музыкасы классикасы булып санала һәм татар халкының рухын һәм традицияләрен чагылдыра. Әсәрне Казан консерваториясенең концертлар камера оркестры башкарачак. Сәнгать җитәкчесе һәм дирижер буларак ректор, профессор Вадим Дулат-Алеев, солистлар буларак Динара Шәрәфетдинова һәм Айгизә Хәйдәршина чыгыш ясаячак.

Опера студиясы «Tatarica» оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижер Ринат Халитов) белән хезмәттәшлектә Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» һәм «Хуҗа Насреддин» спектакльләреннән, шулай ук Салих Сәйдәшевнең «Наемщик» һәм «Чын мәхәббәт» дигән өзекләр тәкъдим итәчәк.

Концертта «Су анасы» балетыннан Сәрви һәм Алмай дуэтын «Казан триосы» уйнаячак. Ә тагын кунаклар Фасил Әхмәтов һәм Заһит Хәбибуллин әсәрләрен ишетәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.

Чара 18:30 сәгатьтә башлана, концерт залы Ирек мәйданы, 3 адресы буенча урнашкан.

Барлык яңалыклар