В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
28 нче апрель төнендә һәм иртән республика буенча урыны белән томан булырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). 28 нче апрельдә Казанда аязучан болытлы булыр дип көтелә, явым-төшем фаразланмый. Төнлә һава температурасы 8-10 градус җылы булачак, көндез һава 21-23 градуска кадәр җылыначак. Төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән томан булырга мөмкин.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, алдагы ике көндә Татарстанда һава торышы антициклон тәэсирендә формалашачак. Төнлә термометрлар 4-10 градус җылылык күрсәтәчәк, көндез синоптиклар +20 дән +26 градуска кадәр вәгъдә итәләр.
Республикада һава шартлары 30 нчы апрельдә үзгәрәчәк. Татарстанлыларны яңгырлар көтә. Төнге температура – +8 дән +13 градуска кадәр, көндез +19 дан +24 градуска кадәр тәшкил итәчәк, ә көнчыгышта һава +26 градуска кадәр җылыначак.
1 нче һәм 2 нче майда Татарстанда урыны белән бераз яңгырлар явачак. Көндезге сәгатьләрдә синоптиклар 21-26 градуска кадәр җылы вәгъдә итә.