Укулар «веб-технологияләр», «видеоҗитештерү», «график дизайн», «мобиль робототехника», «электроника» һәм башка белгечлекләр буенча алып барыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче апрель). Казанда яшәүчеләр 13 IT-компетенциянең берсе буенча өстәмә белем ала ала. Курслар апрель ахырында башлана.
Укуларга шәһәрдә яшәүче 35 яшькә кадәрге яшьләр; эшсезләр; бала карау буенча отпускта булган яки мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшкә урнашмаган хатын-кызлар; эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләр; 50 яшьтән өлкәнрәкләр языла ала.
Укыту компьютер уеннары өчен 3D-модельләштерү, веб-технологияләр, видеоҗитештерү, график дизайн, CAD инженер дизайны, мәгълүмати кабель челтәрләре, «1С: Предприятие 8» платформасындагы бизнес өчен IT-чишелешләр, мәгълүмати иминлекнең эчке куркынычларыннан корпоратив саклау, мобиль робототехника, бизнес өчен программа чишелешләре, мобиль кушымталар эшләү, челтәрле һәм системалы идарә, электроника юнәлешләре буенча алып барыла.
Гаризаны «Россиядә эш» сайтында җибәрергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)203-55-55. Курсларны Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы үткәрә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.