В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанлылардан мөрәҗәгатьләрне 23 нче февральдән кабул итәләр.
Фото: Денис Гордийко
Республика халкы социаль ярдәм белән бәйле мәсьәләләр һәм хезмәтләр буенча консультация ала алачак. Татарстанлылар ана капиталы сертификаты яки бердәм пособие алу, инвалидлыкны рәсмиләштерү яки шифаханәләргә юллама алу, гариза статусын төгәлләштерү өчен мөрәҗәгать итә ала.
Социаль фонд бүлегенең ТР буенча башлыгы Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, иң популяр сорауларга виртуаль ассистент җавап бирә. Тулырак мәгълүмат кирәк булса, шалтырату үзәк хезмәткәренә тоташтырыла.
«Шәхси мәгълүматларны файдаланып бирелгән консультацияләр шәхес идентификациясеннән соң бирелә – гражданин Россия Социаль фонды сайтындагы үзенең шәхси кабинетында, «Кулланучы профиле» бүлегендә кодлы сүз кулланырга тиеш», – дип аңлатты Э.Вафин.
2022 елда бердәм контакт-үзәктә 1 миллионга якын консультация үткәрелде, дип хәбәр итә ТР буенча Социаль фонд бүлекчәсе матбугат хезмәте.