Аңа бүген төп приз – биш йолдызлы курорт кунакханәсендә бушлай яшәү өчен сертификат тапшыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль, Ксения Швецова). Казанда Төнге велофестның иң якты катнашучысына үткәрелгән конкурска йомгак ясалды. Алия Шәйдуллина җиңүче булды, аңа бүген төп приз – биш йолдызлы курорт кунакханәсендә бушлай яшәү өчен сертификат тапшыралар. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында иң масштаблы һәм гадәти булмаган фестивальләрнең берсе 20--нче июльдән 21-нче июльгә каршы төндә узды. Велофест WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре буенча булачак чемпионатка багышланган иде, шуңа күрә маршрут шәһәрнең эшче һөнәрләрен популярлаштыра торган Совет районы урыннары һәм объектлары буенча узды. Катнашучылар «Казан Арена» стадионында җыелды.
Фестивальнең иң матур катнашучысына конкурс уздыру бу елның төп фишкасы булды. Конкурска кушылу өчен фестиваль сайтында теркәлергә, үзеңне һәм велосипедыңны төрле яктылык элементлары белән бизәргә, велофестка килергә, фотога төшәргә һәм аны Instagramга @gokazan.ru тамгасы һәм #ночнойвелофест2019 хештегы белән куярга кирәк иде.
Конкурс нәтиҗәләрен кичә 21.00 сәгатьтә ясадылар. Казанда яшәүче 33 яшьлек Алия Шәйдуллина җиңүче булды, ул хәзер бала карау буенча декрет ялында.
«Җиңүгә өметем зур түгел иде, әмма миңа бу идея бик ошый – уңай тәэсирләр өсти, - дип фикерләре белән уртаклашты Алия. - Мин ак чәч толымнары куелган гадәти булмаган ялтыравыклы шлем кигән идем – мин бит блондинка. Һәм велосипедны да матур итеп бизәргә тырыштым. Гомумән, велосипедта мин балачакта гына йөрдем, хәзер бик сирәк тәти. Әмма спортны яратам, бокс белән даими шөгыльләнәм. Шуңа да мондый чарада катнашырга булдым. Велофестта беренче тапкыр катнашам».
Бүген Туризмны үстерү буенча комитетта Алия Шәйдуллинага биш йолдызлы Kol Gali Resort & SPA курорт кунакханәсендә түләүсез яшәү өчен сертификат тапшырылачак.
Д.Санникова сүзләренә караганда, төнге сәяхәт Казаннан гына түгел, башка шәһәрләрдән – Тольятти, Яр Чаллы, Әлмәт, Ульяновск, Мәскәү һ.б. урыннардан килгән кунакларны да берләштергән.
Гадәттәгечә, экскурсия «БИМ-радио»да трансляцияләнгән, һәр тукталышта велофест катнашучылары танылган спикерлар тарафыннан яздырылган хикәяләрне тыңлаганнар. Бу чарада катнашучыларга җәйге шәһәрнең төнге күренешләре белән хозурланырга гына түгел, Татарстан башкаласының мөһим урыннары турында кызыклы фактлар белергә дә мөмкинлек биргән. Моннан тыш, велофестта катнашучылар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән, шулай ук велосипедларны прокатка алу һәм ремонтлау оештырылган.
«Велофестта WorldSkills Russia 2019 эшче һөнәрләре буенча Татарстан җыелма командасы, шулай ук эре компанияләр һәм ресторан комплекслары хезмәткәрләре катнашты, - дип өстәде Д.Санникова. - Ә барлыгы велофест 5 мең велосипедчыны җыйды».