Очрашуда чүпне утилизацияләүнең альтернатив вариантларын куллану, тара өчен бердәм стандарт кертү, калдыклар белән бәйле мәсьәләгә җитештерүчеләрне һәм сатучыларны җәлеп итү буенча берничә идея тәкъдим ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель. Алсу Сафина). Узган кич шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетныда Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы буенча төзелгән калдыклар белән бәйле мөрәҗәгатьләр буенча эш төркеменең икенче очрашуы узды. Төркем катнашучылары чүпне утилизацияләүнең альтернатив вариантларын куллану, тара өчен бердәм стандарт кертү, калдыклар белән бәйле мәсьәләгә җитештерүчеләрне һәм сатучыларны җәлеп итү буенча берничә идея тәкъдим итте.
Очрашу барышында эш төркеменең рәисе булган Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җыелыштагыларга кабул ителгән барлык сорауларның да чүп яндыру заводы төзелешенең инвесторына, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына, ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгына тапшырылуы турында сөйләде. Шулай ук, гамәлдәге калдыклар күмелгән зоналарга һәм Осиново поселогы белән “Салават күпере” микрорайонында экомониторинг уздыру өчен мөрәҗәгатьләр А.Е.Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институтына җибәрелде. “Әйләнә-тирә һаваның халәтенә мониторинг программасын Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росприроднадзор,) башкарды. Биредә контрольдә тотылган 26 атама исемлеге. Барысы да нәтиҗәләр чыграрыр өчен институтка тапшырылды. Киләчәктә әлеге мәгълүмат экологларга тапшырылачак”, - диде И.Гыйниятуллин.
Тәкъдимнәрнең берсе КФУ профессоры Азимов Йосыфтан килде, ул мәсьәләне хәл итүгә галимнәрне җәлеп итәргә тәкъдим итте. Аның сүзе буенча, калдыкларның составында 0,3-0,5 процентны беренче һәм икенче дәрәҗә куркынычлыктагы калдыклар тәшкил итә. Калдыкларның 80% - икенчел ресурслар. Тәкъдим ителгән схема буенча, беренче чиртта беренче һәм икенче категория калдыклар алына, моннан соң калдыкларны сортлау башкарыла. Калдыклар өчен милекче җаваплы булганга күрә, чүпне аерым җыючылар һәм башкалар өчен тариф аермасы булырга тиеш”, - диде ул. “Сортланган чүп арасында төп урынны “пычрак” полимер калдыклар алып тора. Аларны ягулыкка әйләндерү очраклары бар”, - диде галим. Калган калдыкларны гумус системалары ясап рекультивацияләргә була. Тәкъдим ителгән система чүп яндыру заводын сызып ташламый.
Калдыкларны утилизацияләү буенча үз тәкъдиме белән активист Антон Голубков уртаклашты. Аның тәкъдимнәре арасында чүпне аерым җыю өчен инфраструктура үстерү, муниципаль учреждениеләрдә терекөмеш лампаларын кулланудан баш тарту һәм тара өчен бердәм стандарт кертү.
Фикер алышу барышында бер тапкыр гына кулланыла торган пластик савыт-сабадан баш тарту идеясе яңгырады. “Салават күпере”ндә яшәүче Кәрим Сираев сөйләгәнчә, бер тапкыр куллана торган савыт-сабаны крахмалдан ясап була. Киләсе очрашуларның берсендә ул әлеге савыт-саба үрнәкләрен тәкъдим итәргә планлаштыра.
Активист Гүзәл Хәлилова калдыклар белән бәйле мәсьәләгә җитештерүчеләрне һәм сатучыларны җәлеп итәргә тәкъдим итте. Мисал буларак ул автомобиль аккумуляторларын китерде. Автомобильчеләр аларны тапшырып акча яки яңа аккумулятор сатып-алуга ташлама алырга мөмкин. Шулай ук, ул эшмәкәрләр өчен яңадан эшкәртү файдасыз эш булуына игътибар итте. Үз чиратында Искәндәр Гыйниятуллин Казанда гамәлгә кертелгән ташламалы кредит бирү программасы турында искәртеп китте. Аның буенча калдыклар, ПЭТ-шешәләр, полимерлар җыю һәм яңадан эшкәртү эше аеруча өстенлекле юнәлеш булып тора. Кәрим Сираев сүзе буенча, пластик, кәгазь, батарейкалар һәм пыяла җыярга әзер эшмәкәрләр бар. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Казан йортларының күбесендә ПЭТ-шешәләрен кабул итү өчен савытлар урнаштырылган.
Юрист һәм эколог Роза Фәрдиева Татарстанның берничә ел элек “Җир хартиясен” кабул итүе турында искәртеп китте. Шулай ук, ул республикада чүп яндыру заводы мәсьәләсе буенча референдум уздырырга тәкъдим итте. Очрашу катнашучылары һәм активистлар әлеге референдум уздыруга әзерлекне башлау өчен тавыш бирде.
Шулай ук, калдыклар белән эш итү өлкәсендә территориаль схема буенча тавыш бирүләр уздырылды – катнашучыларның күбесе схеманы яңадан карау идеясен хуплады.
Гомумән алганда беренче очрашу белән чагыштырганда, икенчесе эш атмосферасында узды.